Арчаның "Шәфкать үзәге" белгечләре гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе карамагында булган гаиләләргә барганнар

2015 елның 27 феврале, җомга
Арчаның "Шәфкать үзәге" белгечләре һәм дәүләт янгын надзоры белгечләре белән бергә  гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе карамагында булган гаиләләргә барганнар. Мич белән җылытыла торган йортлары булган кешеләргә ягыла торган мичләрне караучысыз калдырмау, балигъ булмаганнарга ышанып тапшырмау турында искәрткәннәр. Табылган кагыйдә бозуларга килгәндә, аларны кичектергесез юкка чыгарырга кушылган. Гаиләләр әгъзаларына инструктаж үтү турында журналга кул куйдырганнар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International