Биектау районында "Мин мәхәббәткә хокуклы" дигән конкурс уздырганнар

2015 елның 27 феврале, җомга
Наркомания, караучысызлык, эчкечелекне кисәтү буенча чараларны тормышка ашыру кысаларында  Биектау районы мәктәпләре укучылары арасында "Мин мәхәббәткә хокуклы" дигән балалар рәсеме конкурсы уздырылган. Конкурсның максатлары  баланың шәхси мөмкинлекләрен ачу, хокукый мәдәниятен үстерү, законнарга карата кызыксыну уятудан гыйбарәт булган.
Конкурска 54 эш тәкъдим ителгән.
Нәтиҗәдә, 1 нче урынны жюри Гөлназ Шәрипова, Л.Ольковага, 2 нче урынны -  Лилия Фәтхулловага, 3 нче урынны исә Рәсим Бәхтияровка биргән.
   
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International