Кукмараның "Милосердие" тернәкләндерү үзәгендә талдан үрү буенча мастер-класс уздырыла

2015 елның 26 феврале, пәнҗешәмбе
Кукмараның "Милосердие" тернәкләндерү үзәгендә талдан үрү буенча "Тылсымлы  тубал" дигән проектны тормышка ашыра башлаганнар.
Тернәкләндерү үзәгендә атна саен Лубян урман-техник көллияте укутучылары катнашында  мастер-класслар уздырылып тора.  Әлеге чараларда балалар да, аларның әти-әниләре дә катнаша.
Бу проект "РИТЭК" ААҖ һәм "ЛУКОЙЛ" иминият фонды социаль-мәдәни проектлар конкурсында җиңү яулаган булган.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International