Түбән Каманың "Милосердие" үзәгендә яңа технология - курчак терапиясен куллана башлаганнар

2015 елның 26 феврале, пәнҗешәмбе
Соңгы арада Түбән Каманың "Милосердие" үзәге каршындагы социаль-тернәкләндерү бүлекчәсендә кызык картина күрергә була: биредә сәламәтләнү узучы өлкәннәр һәм инвалидлар курчаклар ясыйлар.
Эш шунда - үзәктә яңа технология - курчак терапиясен куллана башлаганнар. Шушы көннәрдә генә дә хезмәт буенча инструктор Галия Петрова һәм психолог Ольга Платонова курчак ясау буенча чираттагы дәрес уздырганнар. Бу кызыклы процесс барышында терапиядә катнашучы кеше  хатирәләргә чума, үзенең үткәне турында сөйли.  Үзенең тәҗрибәсе белән уртаклашып, өлкәннәр үзләрендә булган конфликтларны чишәләр.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International