Арчаның "Шәфкать үзәге" белгечләре Бөек Ватан сугышы ветераннарын бәйрәм белән котлаганнар

2015 елның 26 феврале, пәнҗешәмбе
Бөек Ватан сугышы ветераннары - Волчук гаиләсе Арчаның "Шәфкать үзәге" карамагында   тора. Николай Волчук 1922 нче елда Хмельницкий өлкәсе, Базалинский районы, Лазурчин авылында туган. Инде 68 елга якын ул Татарстан җирендә гомер итә. 1944 нче елда ул укчы полкына билгеләнгән, Украина фронтында сугышкан. Шулай ук Австрияне азат итүдә катнашкан. Аннан аларны Чехословакиягә җибәргәннәр. Татарстанга ул хәрби часть белән килеп эләккән.
Аннан соң Николай Инванович өйләнгән, Арча элеваторына машина йөртүче булып урнашкан. 35 ел эшләп, лаеклы ялга чыккан.
Хәзер ул ветераннарга бирелгән уңайлы фатирда карчыгы белән матур гына гомер итеп ята. Аның бик күп хәрби бүләкләре, мактаулы грамотлары бар. Әмма аңа иң кадерлесе - "Батырлык өчен" һәм "Германияне җиңгән өчен"  медальләре.
Үзәк коллективы ветераннарны чын күңелдән якынлашып килүче бәйрәм белән тәбрик итә. Сәламәтлек, озын гомер, тыныч күк йөзе теләп кала.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International