Чистай районында социаль хезмәт буенча белгечләр катнашында чара узган

2015 елның 25 феврале, чәршәмбе
Бүген Чистай районы "Балкыш" халыкка  социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә мөмкинлекләре чикле балаларга хезмәтләр күрсәтүче  белгечләр катнашында семинар узган. Бирегә Балык Бистәсе, Норлат, Әлки, Аксубай, Чистай, Спасс һәм Алексеевск районнарының гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәләреннән белгечләр килгән.
"Балкыш" үзәге директоры сәламләп, чыгыш ясаганнан соң,  мөмкинлекләре чикле балаларга хезмәтләр күрсәтүнең  нәтиҗәлелеге, формалары, методлары турында сөйләшү булган. 442 нче Федераль закон буенча аңлату эшләре алып барылган.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International