Кукмара халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белгечләре тарафыннан чираттагы һөнәри юнәлеш бирүче чара үткәрелгән

2015 елның 26 феврале, пәнҗешәмбе
Кукмараның "Милосердие" тернәкләндерү үзәге карамагындагы балалар атна саен Кукмараның социаль  мөһим учреждениеләренә баралар. Биредә алар өчен һөнәри юнәлеш бирүче эскурсияләр уздырыла.
Шушы көннәрдә балалар Кукмараның "Хыял" тегү фабрикасында булганнар. Алар үз күзләре белән тегү продукциясе процессын контрольлиләр. Биредә күп эшләр автоматлаштырылган, компьютер программалары белән эшлиләр. Ә менә күп кенә бүлекләрдә вак детальләр белән эшли белү, түземлек кирәк.
Балалар шулай ук фабриканың эксперименталь цехында булганнар -  монда дизайнерлар үзләренең фантазиясен эшкә җигеп, яңа модельләр уйлап чыгару белән дә шөгыльләнәләр.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International