Министрлык һәм "Бердәм Россия" партиясе белән хезмәттәшлек турында килешү төзелгән

2015 елның 26 феврале, пәнҗешәмбе
Министрлык һәм "Бердәм Россия" партиясе белән хезмәттәшлек турында килешүләрне имзалау Идел буе федераль округының "Бердәм Россия"  башкарма комитетлары җитәкчеләре Идел буе семинары кысаларында узган.
4 министрлык - мәгариф һәм фән, экология һәм табигый байлыклар, мәгълүматлаштыру һәм элемтә, хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы җитәкчеләрен "Бердәм Россия" сәяси советы утырышына чакырдылар. Ул Идел буе федераль округы  төбәк комитетлары һәм республиканың җирле бүлекчәләрен тоташтыру белән бергә  үткәрелде. ТР Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин билгеләгәнчә, килешүнең предметы партия проектларын тормышка ашырудан гыйбарәт. Алар арасында, мисал өчен, Җиңүнең 70 еллыгы, "Уңайлы мохит" программасын тормышка ашыру, "Җир сәгате" акциясе, "Автомобильсез көн", Казанда утильләштерү полигоны төзү, спорт бассейннары төзү һ.б. зур бурычлар бар.
Фәрит Мөхәммәтшин әлеге вакыйганың мөһимлеген ассызыклады һәм Татарстанның шәһәр һәм районнарында да партия бурычларын үтәү буенча эш алга барыр дигән өмет белдерде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International