Буаның "Гармония" үзәге карамагындагы мөмкинлекләре чикле балалар өчен чара уздырылган

2014 елның 3 декабре, чәршәмбе
Буаның "Гармония" халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре инвалидлар декадасы кысаларында берничә чара уздырганнар.  Шушы көннәрдә Дәүләт драма театры бинасында декаданы ачу тантанасы булып үткән. Биредә 198 инвалид балага азык-төлек җыелмалары бүләк ителгән.
Бүген үк район Мәдәният йортында мөмкинлекләре чикле балалар өчен "Мөмкинлекләр дөньясы" дигән чара уздырылган. Монда 50дән артык бала нәфис-кулланма иҗат буенча мастер-класслар үткән. 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International