Түбән Каманың "Веста" үзәге белгечләре мәктәп укучылары белән интерактив әңгәмә корганнар

2014 елның 3 декабре, чәршәмбе
Түбән Каманың 1 нче мәктәбендә Түбән Кама "Веста" гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәге белгечләре  тарафыннан "Экстремизм. Аның нәтиҗәләре" дигән темага интерактив әңгәмә уздырылган. Әлеге чараның максаты формаль булмаган яшьләр берләшмәләре һәм секталарга карата тискәре мөнәсәбәт формалаштырудан гыйбарәт булган.
Яшүсмерләр белән әңгәмә барышында шул ачыкланган: аларның барысы да әйләнә-тирәдәгеләр алдында   җаваплылыкларын  аңлап җиткерми. Аларга  һәр адымның нәтиҗәләре барлыгын, экстремизмның начар адым икәнлеген  аңлатканнар. 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International