Балтачта инвалидлар декадасы кысаларында бәйрәм концерты үткәргәннәр

2014 елның 3 декабре, чәршәмбе
Шушы көннәрдә Балтачның мәдәният үзәгендә инвалидлар өчен "Мәрхәмәт нурлары бүләк итик"  дигән бәйрәм концерты үткән. Әлеге чарада районның барлык  авыл җирлекләреннән 300 кеше катнашкан. 
Үзәк фойесында  мөмкинлекләре чикле кешеләр кулы белән ясалган эшләнмәләр күргәзмәсе ачылган.  Аннан соң  район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары  Илһам Гайнетдинов һәм "Татарстан энҗеләре" конкурсын оештыручылар  Балтач дипломантларын бүләкләгәннәр. Инвалид булган  гаиләләргә бүләкләр тапшырылган.
Чара зур концерт белән тәмамланган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International