Норлат районында мөмкинлекләре чикле кешеләрне котлаганнар

2014 елның 2 декабре, сишәмбе
Халыкара инвалидлар көне уңаеннан Норлатның балалар сәнгать мәктәбендә тантаналы чара узган. Норлат районы башлыгы Равил Кузюров бәйрәмгә килүчеләрне  котлаган һәм  "Изге куллар иҗаты" дигән  район күргәзмәсе җиңүчеләренә бүләкләр тапшырган. Шула йук ул "Без - Россия гражданнары" дигән конкурста җиңгән балаларны да тәбрикләп киткән.
Инвалидларны бәйрәмнәре белән район социаль яклау бүлеге башлыгы Ирина Афанасьева да котлаган
Бәйрәм чарасы сәнгать мәктәбенең иҗат коллективлары чыгышы белән дәвам иткән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International