Бүген “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында "Пятница, с 13 го" дигән күзәтү-аналитик проекты уздырыла. Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова Татарстанда инвалидлар декадасын уздыру турында сөйләячәк. Әңгәмә барышында шулай ук ук Россия Федерациясе халкына социаль хезмәт күрсәтү турында 442 нче яңа федераль закон чыгу сәбәпле социаль яклау системасында булачак яңарышлар, үзгәрешләр турында да сөйләшү көтелә.
Исегезгә төшерик, 442 нче Федераль закон 2015 нче елның 1 нче гыйнварыннан гамәлгә керәчәк.