Әниләр көнен бәйрәм итү уңаеннан социаль хезмәтләргә мохтаҗ гаиләләр өчен Түбән Каманың “Веста” үзәге тарафыннан берничә бәйрәм чарасы оештырылган.
“Дуслык” яшүсмерләр клубында “Әниемә бүләк” дигән чара узган. “Хыял” яшүсмерләр үзәгендә дә моңа охшаш чара уздырылган. Балалар шигырьләр сөйләп, җырлап, биеп күңел ачканнар, әниләренә үз куллары белән бүләкләр ясап биргәннәр.
Аннан тыш, “Веста” үзәге белгечләре балалар белән “Әниемне яратам” дигән темага әңгәмә оештырган. Балалар әниләре турында кайгыртырга, аларны борчымаска сүз биргәннәр.
“Түбән Кама хатын-кызлары” иҗтимагый оешмасы вәкилләре белән берлектә исә Халыклар дуслыгы йортында теләге булган бөтен кешене чакырып, Әниләр өчен тантана да уздырылган. Хатын-кызлар өчен төрлек кул эшләре буенча кызыклы мастер-класслар, ә балалар өчен конкурс, ярышлар үткәрелгән.