Норлатның халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә Аналар көненә багышланган чаралар уздырылган. Амзинский авылы җирлеге Мәдәният йортында чәй эчү оештырылган. Бирегә үзәкнең өйгә килеп социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсендә учетта торучы гаиләләрдән әниләр чакырылган. Төрле яшьтәге әниләр бу көнне социаль хезмәткәрләр, аларның балаларыннан ихлас тәбрикләүләр кабул итеп алганнар. Матур җырлар, әниләргә багышланган шигырьләр яңгыраган. Бөтен кеше әлеге чарадан бары тик күтәренке кәеф белән кайтып киткән.