Тәтештә инвалидлар декадасы кысаларында мөмкинлекләре чикле кешеләр өчен спорт фестивале узган. “Барс” спорт-сәламәтләндерү комплексына 22 бала килгән, шуларның иң кечкенәсенә 6 яшь булган. Алар өчен җан атарга ата-аналары да килгән. Һәркем мөстәкыйль рәвештә нинди уен төре буенча көч сынаячагын сайлый алган: йөгерү, кегльләр бәрү, туп йөртү һ.б. Балалар да үз уңышына сөенгәннәр, ә ата-аналар балаларының йөзендә шат елмаю булганга куанган.
Чара ахырында һәркемгә мактау кәгазьләре һәм бүләкләр тапшырылган.