Биектау районында Халыкара инвалидлар көненә багышланган берничә чара узачак

2014 елның 28 ноябре, җомга
Декабрьдә Биектау районында инвалидлар декадасы кысаларында берничә чара уздырылачак. 
2 нче декабрьдә, Халыкара инвалидлар көне уңаеннан, Биектау районы "Өмет" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә мөмкинлекләре чикле гражданнар өчен ачык ишекләр көне узачак. Бу көнне теләге булган һәркем учреждение эше белән таныша, кызыксындырган сорауларын бирә, тәҗрибә уртаклаша алачак. Инвалид балалар тәрбияләүче ата-аналар өчен педагог, психолог, үзәк белгечләре тарафыннан белешмәләр биреләчәк. 
3 нче декабрьдә Биектау районы Мәдәният йортында ел саен узыдырылучы "Йөрәктән - йөрәккә" дигән акция үткәрелә.  бу көнне мөмкинлекләре чикле кешеләргә дәвалану өчен акчалар җыелачак. 
Оештыручылар сүзләренә караганда, Биектау районында 3863 өлкән инвалид һәм 197 инвалид бала яши. Әлеге чаралар аларга карата мөмкин кадәр күбрәк игътибар күрсәтергә ярдәм итәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International