1-4 нче декабрь көннәрендә инвалидлар декадасы кысаларында Казанның “Мир” кинотеатрында сәламәтлек мөмкинлекләре чикле кешеләр өчен “Доступное кино” социаль акциясе узачак.
Республиканың сукырлар өчен махсус китапханәсе, Бөтенрусия сукырлар җәмгыятенең Татар төбәк оешмасы һәм ТР Мәдәният министрлыгы, “Татаркино”, “Мир” кинотеатры тарафыннан оештырылган әлеге акция республикада инде икенче тапкыр үткәрелә. Аның төп максатлары сәламәтлек мөмкинлекләре чикле кешеләрне кино сәнгате кыййммәтләренә җәлеп итүдән гыйбарәт.
Акция кысаларында 1,2,3 һәм 4 нче дкабрьләрдә күрү буенча инвалидлар өчен тифлокомментарийлар белән, ишетү буенча инвалидлар өчен субтитрлар белән фильмнар күрсәтү оештырыла.
Тифлокомментарий – фильмның видеорәтен кадр артында диктор сурәтләп бару. Моңа ым-хәрәкәт, предметлар, костюмнар, декорацияләрне шәрехләп бару да керә. Бу технология дөм сукыр кешеләргә дә фильмны аңларга, кабул итергә, аннан тәм табырга, режиссер уйларын отырга ярдәм итә.
4 көн дәвамында тамашачылар игътибарына безнең илнең заманча картиналары тәкъдим ителәчәк: Андрей Карпиловскийның “Частное пионерское”, Юрий Васильевның “Продавец игрушек”, Дмитрий Дюжев, Артём Аксёненко, Алексей Вакулов, Эмиль Никогосянның “Чемпионы” дигән спорт драмасы.
Фильмнар “Тере йөрәкләр” иминият фонды һәм Мәскәүдәге Бөтенрусия сукырлар җәмгыятенең мәдәни-спорт комплекслы тарафыннан бирелгән.
Фильмнарны карау бушлай.
Программа:
1 нче декабрь
15.00 - “Частное пионерское”
2 нче декабрь
15.00 - “Продавец игрушек”
3 нче декабрь
15.00 - “Чемпионы”
4 нче декабрь
15.00 – фильм “Метро”.
Проектның координаторы: Гөлүсә Закирова
Адрес: Достоевский урамы, 30 нчы йорт. “МИР” кинотеатры.