30 нчы ноябрь көнне, Бөтенрусия инвалидлар декадасы һәм Халыкара инвалидлар көне кысаларында Салих Сәйдәшев исемендәге Дәүләт Зур концертлар залында “Игелек сәнгате” дигән социаль-мәдәни форум узачак. Аның кысаларында сәламәтлек мөмкинлекләре чикле кешеләр үзләренең иҗади казанышларын күрсәтәчәк.
Әлеге эре масштаблы акциянең төп миссиясен оештыручылар инвалидларны сәнгать һәм мәдәният чаралары аша социаль тернәкләндерүдә күрәләр. Форумның бурычы алар арасында иң сәләтлеләрен сайлап алу, аларның иҗади үсешенә булышлык итү, талант, ихтыяр көче, хезмәтне сөюләренә җәмгыять игътибарын юнәлтүдән гыйбарәт.
Республиканың төп академия музыкасы мәйданында узачак форум сәнгатьнең берничә төрен берләштерүче чын мәдәни марафон булырга тиеш. Дәүләт Зур концертлар залы фойесында Татарстан авторлары Анна Хачатрян, Виталий Булатов, Римма Һадиева, шулай ук Әрмәнстаннан шәрәфле кунак, танылган рәссам, коляскадагы инвалид Вреж Киракосянның “Преображение” дигән нәфис эшләр күргәзмәсе ачылачак. Вреж Киракосян – балачактан инвалид. Ереванда күп балалы проблемалы гаиләдә үскән. Әмма барлык кыенлыкларга каршы ул рәссам һәм язучы булган. Күптән түгел аның “Минем җаным ню стилендә” дигән китабы басылып чыкты. Ул да әлеге форум барышында тәкъдир ителәчәк.
Камера залында яшь талантлы композитор, Гнесиннар исемендәге Россия музыка акдемиясе талибәсе Аделия Фәйзуллинаның автор концерты үткәрелә. Әлеге кыз – күрү буенча инвалид, И.Әүхәдиев исемендәге Казан музыка көллиятендә укып чыккан, халыкара һәм Россия конкурслары, шулай ук “Филантроп” конкурсы лауреты. Аның иҗатын һөнәри музыкантлар да, шулай ук яшь башкаручылар да тәкъдим итәчәк.
“Игелек сәнгате” социаль-мәдәни форумы кысаларында яшь инвалид-спортчылар, танылган гроссмейстрларның берсе катнашында “Уен мелодиясе” хәйрия шахмат турниры да уздырыла. Якшәмбе көнне исә Дәүләт Зур концертлар залында Кеше хокулары буенча вәкаләтле вәкил Аппараты оештырачак Хокукый ярдәм көне дә узачак.
Форум кысаларында сәламәтлек мөмкинлекләре чикле кешеләрнең иҗади үсеше мәсьәләренә багышланган ачык түгәрәк өстәл була.
Форум зур гала-концерт белән тәмамланачак. Анда сәламәтлек мөмкинлекләре чикле булган талантлы артистлар чыгыш ясый.
Форумны ТР Мәдәният министрлыгы, ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы, ТР Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы, Салих Сәйдәшев исемендәге Дәүләт Зур концертлар залы уздыра.
Форум чараларына керү бушлай.
Форум программасы:
11.00-12.30.
Мөмкинлекләре чикле кешеләрнең иҗади үсеше мәсьәләре буенча түгәрәк өстәл.
Верж Киракосянның “Минем җаным ню стилендә” исемендәге китабын тәкъдир итү кичәсе, автограф-сессия
“Преображение” күргәзмәсе ачылу тантанасы
12.00-15.00
Хокукый ярдәм көне
13.00
“Уен мелодиясе” балалар шахмат турниры
13.30.
Аделя Фәйзуллинаның автор концерты
15.00
Гала-концерт