Яшел Үзәннең “Родник” гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәге белгечләре 15 нче мәктәптә беренче сыйныф укучыларының ата-аналары белән әңгәмә корганнар. Темасы: балигъ булмаганнарның компьютерга бәйлелеген кисәтү.
Ата-аналарның игътибары балада бәйлелеккә каршы установкалар куюда гаиләнең роле мәсьәләсенә юнәледерелгән. Компьютер каршында утырудан баланың сәламәтлегенә килгән зыян турында сөйләшү дә булган. Баланың шәхси эш өстәлен булдыру тәкъдимнәре бирелгән, күз, гәүдә аруын алу өчен күнегүләр комплексы күрсәтелгән.
Чара ахырында ата-аналарга “Компьютер һәм бала” дигән буклетлар таратылган.