Балык Бистәсе социаль яклау бүлегендә күп балалы аналарны котлаганнар

2014 елның 27 ноябре, пәнҗешәмбе
Әниләр көне алдыннан Балык Бистәсе социаль яклау бүлеге һәм "Доверие-Ышаныч" комплекслы үзәге тарафыннан күп балалы, "Ана даны" медале белән бүләкләнгән  аналарны котлау кичәсе булып узган. 
Кунаклар белән бергә аларның оныклары-балалары да килгән. Алар әниләре һәм әбиләренә музыкаль бүләк ясаганнар. "Ышаныч" үзәге белгечләре дә концерт номерлары әзерләгән. 
Һәр катнашучыга истәлекле бүләкләр тапшырылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International