Бүген Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгында министр Эльмира Зарипова каршында коррупциягә каршы көрәш буенча комиссия утырышы узды. Көн тәртибендә җирле социаль яклау органнары тарафыннан дәүләт хезмәтләре күрсәтү буенча административ регламентларны тормышка ашыруны ведомство контроленә алу, норматив-хокукый актлар һәм аларның проектларына коррупциягә каршы эскпертиза уздыру буенча эш торышы, Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы тарафыннан күрсәтелә торган дәүләт хезмәтләренең анализлау, электрон формада күрсәтелә торган хезмәтләрне арттыру мәсьәләре каралды. Аннан тыш, министрлыкка аерым учреждениеләрнең эшчәнлеге буенча килеп ирешкән аноним хәбәрләр тикшерелде.