Тәтештә инвалид балаларның әти-әниләренә белешмәләр бирелгән

2014 елның 26 ноябре, чәршәмбе
Тәтеш районы социаль яклау бүлегендә инвалид балалар тәрбияләүче ата-аналарга бушлай белешмәләр бирелгән. Алар белән очрашуга прокуратура, социаль яклау бүлеге, үзәк район сырхауханәсе, халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белгечләре чакырылган. Җиде ата-ананың бишесен торак белән тәэмин итү мәсьәләсе кызыксындырган. Бөтен кеше белән аңлату эшләре уздырылган, белешмәләр бирелгән.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International