Минзәләдә урнашкан “Умырзая” тернәкләндерү үзәге эшчәнлегенең бер юнәлеше балаларны шәһәрнең предприятиеләре һәм оешмалары белән таныштырудан гыйбарәт. Бу максаттан социаль педагог Светлана Юрина балаларны икмәк заводына экскурсиягә алып барган. Балалар батон, каты икмәк, печенье пешерү цехларын, камыр әзерләүне, аны формаларга салу, тикшерү, пакетларга тутыру процессын караганнар.
Экскурсия ахырында аларны яңа пешкән кабартма белән сыйлаганнар. Балаларга бу һөнәр белән танышу бик ошаган.