Бүген Балык Бистәсенең социаль яклау бүлегендә “Доверие-Ышаныч” халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге социаль хезмәткәрләре җыелышы узган. Җыелыш барышында кабаттан 442 нче федераль закон алып киләчәк үзгәрешләр турында сүз барган. Шулай ук үзәк карамагындагы гражданнарның янгын куркынычсызлыгы турында да мәгълүмат җиткерелгән. Әниләр көне һәм инвалидлар декадасы кысаларында узачак чаралар программасы игълан ителгән.
Гомуми тавыш бирү юлы белән “Иң яхшы социаль хезмәткәр” конкурсында катнашу өчен кандидат сайланган.