Иртәгә Казанның халыкны эш белән тәэмин итү үзәкләре Химиклар исемендәге мәдәният сараенда вакантлы эш урыннары ярминкәсе уздырачак. Анда шәһәрнең 60 предприятиесе вәкилләре катнаша. Эш эзләүче гражданнар 2849 вакансия турында мәгълүмат алачак.
Күчмә халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белгечләре исә халыкның төрле категорияләре өчен һөнәри хирыслыкны билгеләүгә тест эшләтергә җыена.