Инвалидлар декадасы кысаларында 2 нче декабрьдә “Ак Барс” яшьләр үзәгендә “Апрель” мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәге чара уздыра. Программада - “Без бергә булганда дөнья яхшырак” дигән уникаль календарьне тәкъдир итү һәм хәйрия концерты көтелә.
Инде 13 ел дәвамында “Апрель” үзәге үсештә бик авыр тайпылышлар – аутизм, Даун синдромы, балалар церебраль параличы булган балаларга квалификацияле ярдәм күрсәтә, “аерым” балаларга карата җәмгыять мөнәсәбәтен үзгәртү максатыннан төрле чаралар уздыра. Мондый эшнең бер үрнәге – 4 ел дәвамында басылып килүче “Без бергә булганда дөнья яхшырак” дигән календарь.
Быел әлеге эш дәвам ителеп, проектта балалар белән фотосессияләрдә күренекле мәдәният эшлеклеләре Владимир Васильев, Андрис Лиепа, Тамара Гвердцители, Александр Сладковский, Севара, «Руки вверх» төркеме, Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры артистлары катнашкан. Бу юл белән үзәк белгечләре мөмкинлекләре чикле балаларга игътибар юнәлтергә тырышалар.
Тәкъдир итү кичәсе 2 нче декабрьдә сәгать 11дә Декабристлар урамы, 1 нче йорт адресы буенча уза.