Иртәгә Казанның Вахитов районында вакантлы эш урыннары ярминкәсе узачак

2014 елның 11 ноябре, сишәмбе
Иртәгә Казанның Вахитов районы халыкны эш белән тәэмин итү үзәге вакантлы эш урыннары ярминкәсе уздыра. Эшкә урнашырга теләүчеләргә 580 вакансия тәкъдим ителәчәк.
Ярминкәдә районның 5 предприятиесе катнаша. Эш эзләүчеләргә участок мастеры, АЗС операторы, балта остасы, хезмәтне саклау буенча инспектор, инженер-программист кебек вакансияләр тәкъдим ителә.
 Ярминкә 9.00-11.00 сәгатьләрдә Павлюхин урамы, 102 нче йорт адресы буенча узачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International