Зәй яшүсмерләренә “Альтернатива” тәкъдим итәләр

2014 елның 24 октябре, җомга

Зәйдә “Шатлык”  халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге каршында яңа яшьләр берләшмәсе эшли башлый. “Альтернатива” клубы шәһәрнең иң актив яшүсмерләрен берләштерәчәк.

Зәй яшүсмерләренә  яңа дуслар табарга һәм буш вакытларын файдалы итеп үткәрергә тагын бер мөмикинлек туа дигән сүз. Клубта балалар тренинглар эшләп, үзләренең потенциалын арттыра, күңелле ток-шоуларда, бәхәс кичәләрендә, хәйрия чараларында катнаша алачак. Шулай ук, барлык дустанә коллективлардагы кебек, алар да бергә фильмнар карап, музыка тыңлап, фотога төшеп, походларга чыгып, бергә күңелле ял итә алачаклар. Яшүсмерләр бу дәресләрдә үзләренең лидерлык сыйфатларын үстерә, үз-үзең булып калу белән бергә төрле дә булырга өйрәнәчәкләр.

Яңа модалы  чарада катнашырга теләге булганнарны  Зәй шәһәре, Ленин урамы, 29А йортта урнашкан “Шатлык” үзәгендә көтеп  калалар. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International