Оешмалар тарафыннан үтәлә торган мәҗбүри социаль, пенсия, медицина иминиятләштерүләре өчен түләүләр, хезмәт хакын вакытында түләмәү буенча финанс-икътисади хәл һәм бурычларны каплау мәсьәләләрен тикшерүгә нигезләнгән социаль хезмәт мөнәсәбәтләрен җайга салу буенча республика өчъяклы комиссиясе янәшәсендә халыкның тормыш дәрәҗәсе, керемнәре, хезмәткә түләү буенча Координация советы утырышында җәмгысе дүрт министрлыктан килгән вәкилләр катнашты. Бу Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү hәм социаль яклау; икътисад; төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык; транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыклары. Шулай ук совет эшендә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Аппараты, ТР буенча Россия Федерациясе Пенсия фонды бүлеге, Татарстан Республикасы буенча Россия Федерациясе социаль иминиятләштерү Фонды төбәк бүлеге, Татарстан Республикасы Прокуратурасы, Татарстан Республикасы Дәүләт хезмәт инспекциясе, Татарстан Республикасы буенча салым хезмәте Федераль Идарәсе, Татарстан Республикасы икътисад һәм социаль тикшеренүләр үзәге, Татарстан Республикасы буенча Россия Федерациясе дәүләт статистикасы федераль хезмәте, Татарстан Республикасы профсоюзлар федерациясе вәкилләре дә актив катнаштылар.