Татарстанның бурычлы предприятиеләре хезмәт хакы өчен булган бурычларын 1 нче декабрьгә кадәр түләп бетерергә тиешләр

2014 елның 23 октябре, пәнҗешәмбе

Әлеге  йөкләмәне алар 21 нче октябрьдә Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгында узган социаль  хезмәт мөнәсәбәтләрен җайга салу буенча республика өчьяклы комиссиясе янәшәсендә халыкның тормыш дәрәҗәсе, керемнәре, хезмәткә түләү буенча Координация советы утырышы барышында алдылар.

Хәзерге вакытта барлык бурычлы предприятиеләр бурычларын 1 нче декабрьгә чаклы түләп бетерү шарты белән Координация  советы контролендә калдырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International