Иң күп эштән китүчеләр – күмәртәләп һәм берәмләп сәүдә итү тармагыннан

2014 елның 23 октябре, пәнҗешәмбе

ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы күзәтүенә караганда, 15 нчы октябрьдән алып 21 нче октябрьгә  чаклы булган хисап атнасында  эшсез дип танылганнар арасыннан 83 кеше  күмәртәләп һәм берәмләп сәүдә итү тармагына караган эшеннән азат ителгән. Моңа охшаш хәл икътисадый эшчәнлекнең башка төрләрендә  дә  очрый. Мисал өчен, эшкәртүче җитештерү тармагында 66 кеше эшсез дип билгеләнгән.

Башка тармакларга мөнәсәбәттә караганда эшеннән азат ителгәннәр саны болайрак бүленә: мәгариф өлкәсе – 62, күчемсез мөлкәт белән операцияләр – 44, транспорт һәм элемтә – 40, социаль-коммуналь шәхси хезмәтләр күрсәтү – 31, икътисад эшчәнлеге – 26, дәүләт идарәсе – 26, төзелеш – 24, сәламәтлек саклау – 22, авыл хуҗалыгы, аучылык, урман хуҗалыгы – 16, электроэнергия, газ, су  җитештерү һәм тарату – 12, кунакханә һәм ресторан бизнесы – 12, файдалы казылмалар табу – 9. Балыкчылык тармагында исә бер генә эштән китү очрагы да теркәлмәгән.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International