Статистик мәгълүматларга караганда, 21 нче октябрьгә республиканың эш белән тәэмин итү үзәкләрендә 14727 эшсез кеше теркәлгән. Бу сан узган атнага караганда 7 кешегә кимрәк. Эшсезлек дәрәҗәсе һаман да 0,72% күрсәткечендә саклана.
Республиканың эш белән тәэмин итү үзәкләренә эш бирүчеләр тарафыннан тәкъдим ителгән вакансияләр саны 46048 гә тиң, соңгы атнада гына да оешмалар 3228 эш урыны ачык дип белдергәннәр.
Хисап атнасы барышында исә 692 кеше эшсез дип танылган. Эшләреннән азат ителүчеләрнең 373 е хезмәт вазыйфаларын үз теләкләре белән калдырып киткән. 61 кеше оешма таралу яки штат кыскартылу сәбәпле эшсез калган.
Шуны әйтергә кирәк, тулаем алганда эшсезләр саны алай зур түгел – 2 миллион 42 меңнән артык икътисади яктан актив халыкка 14 меңнән артыграк эшсез катлам туры килә.