Казан предприятиеләре хезмәткәрләренә 11 миллионга якын акча түләргә тиеш

2014 елның 17 октябре, җомга

Төгәлрәк әйтсәк – 1 нче октябргә Казан предприятиеләре  үзләренең хезмәткәрләренә 10 миллион 848 мең сум бурычларын кайтарырга тиешләр. Бурычлы оешмаларның эше социаль  хезмәт мөнәсәбәтләрен җайга салу буенча республика өчьяклы комиссиясе янәшәсендә халыкның тормыш дәрәҗәсе, керемнәре, хезмәткә түләү буенча Координация советының чираттагы утырышында  каралачак. Иң күп бурыч Мәскәү районына туры килә – 7 миллион 744 мең сум. Шәһәрнең башка районнарында хәл болайрак: Совет районы – 1 миллион 932 мең, Вахитов районы – 1 миллион 172 мең. Казанның Авиатөзелеш, Киров, Яңа Савин һәм Идел буе районнарында урнашкан, федераль программа белән тикшерелүче башка предприятиеләрендә  хезмәт хакы буенча бурычлар бөтенләй күзәтелми.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International