Кичә Казанның Яңа Савин районы халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белгечләре тарафыннан вакантлы эш урыннары ярминкәсе уздырылган. Әлеге чарада “Парк Хаус күңел ачу планетасы" ҖЧҖте, “Налог-Сервис” филиалы, шәхси эшмәкәр Р.З.Нуруллин (Альпари кибете) кебек оешма вәкилләре катнашкан. Эшкә урнашырга теләүчеләр өчен түбәндәге булгечлекләр буенча 47 вакансия тәкъдим ителгән: бухгалтер, товар белгече, официант, йөкче, савыт-саба юучы, урам себерүче, сакчы, җыештыручы, система администраторы.
Ярминкә барышында оешмалар вәкилләре эш шартлары, эшкә алучыга карата таләпләр белән таныштырган. Казанлыларны кызыксындырган сорауларга җаваплар бирелгән. Халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белгечләре, үз чиратларында, катнашучыларга хезмәт базарындагы хәл һәм актуаль вакансияләр турында сөйләгән.