Шушы көннәрдә Чирмешәннең “Мәрхәмәтле йөрәк”халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге каршындагы гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе белгечләре “Тылсымлы дөнья” клубына йөрүче балалар белән бергә Бөек Ватан сугышы ветераннарына өй эшләрендә һәм бакчада ярдәм итәргә килгәннәр. Балалар өлкәннәргә шеф ярдәме күрсәтеп, ветераннарның сугыш турында сөйләгәннәрен дә тыңлаганнар.
Үзәк белгечләре билгеләвенчә, “Тылсымлы дөнья” клубына йөрүче балалар өчен көз һәм яз көннәрендә ветераннар һәм өлкән ялгыз кешеләргә ярдәм күрсәтүе күптән инде матур гадәткә әверелгән.