Азнакай районы мәктәпләре укучылары өчен «Форд Соллерс Алабуга» ҖЧҖ компаниясе заводына экскурсия оештырганнар

2014 елның 16 октябре, пәнҗешәмбе
Кичә Азнакай районы мәктәпләрендә белем алучы өлкән сыйныф укучыларын  «Форд Соллерс Алабуга» ҖЧҖ компаниясе заводына экскурсиягә алып барганнар. Бу чара Азнакай шәһәре халыкны эш белән тәэмин итү үзәге тарафыннан һөнәри юнәлеш бирү эше кысаларында оештырылган һәм яшьләрне икътисадның реаль секторында кирәкле булган белгечлекләр үзләштерергә өндәүгә юнәлдерелгән. 
Экскурсия барышында укучылар автомобильләр җыю процессын караганнар. Заводка нинди белгечләр, биредә эшләүчеләргә нинди сыйфатлар кирәк булуы турында кызыксынганнар. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International