Алабуга шәһәре мәдәният йортында “Чыгарылыш сыйныф укучысы-2015” дигән һөнәри юнәлеш бирүче акция кысаларында 9, 11 нче сыйныф укучылары өчен вакантлы эш һәм уку урыннары ярминкәсе узган. Биредә Алабуга, Түбән Кама, Яр Чаллы шәһәрләренең 7 урта һәм югары белем учреждениесе, “Алабуга” АИЗ, “Форд-Соллерс Алабуга”, “Эссен Продакшн” ЯАҖ, “Елаз ПБ” кебек предприятие вәкилләре дә катнашкан.
Зур залда ТР министрлыклары, “Алабуга” махсус икътисад зонасы” резидентлары, урта һәм югары уку йортлары, ММЧ вәкилләре катнашында семинар-киңәшмә дә уздырылган.