“Татарстан республикасы халкының наркотиклашуын кисәтү” республика максатчан программасы буенча эш кысаларында социаль педагог Илиза Солтанова һәм социаль эш буенча белгеч Әлфия Низамова тарафыннан “Үзеңнең сәламәтлегеңне ничек сакларга” дигән чара уздырылган. Чарада 15-16 яшьлек 22 яшүсмер катнашкан.
Дәрес барышында яшүсмерләр сәламәтлек нинди компонентлардан тора, кешенең эмоциональ халәте, әйлә-тирәдәге факторлар нинди роль уйный дигән темаларга сөйләшкәннәр. Наркоманиянең зыяны темасына исә аеруча җитди сөйләшү оештырылган.
Әлеге чара азагында бөтен кеше сәламәтлеккә карата бик игътибарлы булырга дигән уртак нәтиҗәгә килгән.