Кукмараның “Милосердие” мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәге карамагындагы балаларны Кукмара районы буенча эчке эшләр бүлегенең балигъ булмаганнар эшләре буенча хезмәткәре белән очраштырганнар.
Илнар Җиһаншин балалар белән “Җинаять артыннан җәза килә” дигән темага әңгәмә корган. Ул балигъ булмаганнарны хокукый нормалар, аны бозган өчен күрелә торган чаралар, административ, җинаять җәзалары төшенчәләре белән таныштырып узган.