Кукмара “Тылсым” халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә ветераннар активы – районның ветераннар советы рәисе Мияссар Мансуров, инвалидларның җирле иҗтимагый оешмасырәисе Раул Нигъмәтҗанов, ликвидацияләнгән предприятиеләр пенсионерлары берләшмәсе башлыгы Камил Хәлиуллин үзәктә тернәкләнү узучы өлкәннәр һәм инвалидлар белән очрашканнар.
Очрашу кызыклы булган. Биредә район һәм республика пенсионерларының заманча тормышы турында сөйләшү булган. Ветераннар сүзләренә караганда, социаль хезмәтләрнең эше яхшырган. “Уңайлы мохит” программасы буенча күп эшләр башкарылган.
Хәзер оешмада төзекләндерү эшләре, шулай ук социаль хезмәт күрсәтүнең сыйфатын арттыру буенча эшләр бара.