Казанда "Татарстан Республикасында хокук бозуларны кисәтү буенча эшчәнлек оештыру" дигән ачык форум узачак

2014 елның 16 октябре, пәнҗешәмбе
21 нче октябрь көнне Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы, республиканың "Гаилә" гаиләгә  һәм балаларга социаль ярдәм мәгълүмати-методик үзәге тарафыннан "Умай" Идел буе гаилә академиясе белән  Татарстан Республикасында хокук бозуларны кисәтү буенча эшчәнлек оештыру" дигән ачык форум уздырыла. Форум кысаларында "Балигъ булмаганнарның хокук бозуларын кисәтү", "Канун белән  каршылыкта булган балигъ булмаганнарның ресоциальләштерүгә комплекслы якын килү", "Балигъ булмаганнар тарафыннан психоактив матдәләр куллануны кисәтү" кебек секция мәйданнары эшләр дип көтелә. 
Чара Казан шәһәре, Островский урамы, 61 нче йорт, «BilyarPalace» отелендә узачак.
Башлана иртәнге сәгать унда.  
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International