Әлмәт халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә өлкәннәр өчен вакантлы эш урыннары ярминкәсе уздырылган

2014 елның 26 сентябре, җомга
Бүген Әлмәт халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә пенсионерлар өчен вакантлы эш урыннары ярминкәсе үткәрелгән. Әлеге чарада Әлмәт шәһәренең 16 предприятие һәм оешма вәкиле катнашкан. 
Өлкәннәргә бу көнне слесарь-төзекләндерүче, токарь, кондуктор, бульдозер машинисты, кассир, электромонтер, котельная операторы, кондитер, пешекче, маляр, кече тәрбияче һ.б. вакансияләр тәкъдим ителгән. 
Ярминкәгә 130 кеше килгән, шуларның 26сына  вакантлы эш урыннарына чакырулар тапшырылган. 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International