Казан халкына 20 меңнән артык вакансия тәкъдим ителгән

2014 елның 25 сентябре, пәнҗешәмбе
23 һәм 24 нче сентябрь көннәрендә Казанның Химиклар исемендәге Мәдәният сараенда Казан халыкны эш белән тәэмин итү хезмәте тарафыннан вакантлы эш урыннары ярминкәсе уздырылган.  Чарада шәһәрнең 77 предприятие,7 кадрлык агентлыгы, "1000 вакансия" газетасы, "Работа для вас" һ.б. газеталар вәкиллләре катнашкан. 
Ярминкәгә килүчеләргә 24 мең вакансия турында мәгълүмат бирелгән. Шуларның 4264ен предприятиеләр тәкъдим иткән. Төбәкләрдә булган вакансияләр белән исә  www.kazantrud.ruwww.trudvsem.ru,www.tatartrud.ru порталлары аша танышырга мөмкин булган. 
Халыкны эш белән тәэмин итү күчмә үзәге белгечләре төрле категория халык өчен кирәкле һөнәр табарга ярдәм итә торган тест та эшләтеп алганнар.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International