Балинт төркеме белгечләре балигъ булмаганнарның компьютерга бәйлелеге темасына фикер алышачак

2014 елның 25 сентябре, пәнҗешәмбе
29 нчы сентябрь көнне "Гаилә" гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм мәгълүмати-методик үзәгендә Балинт төркеменең чираттагы  гамәли семинары уздырыла.  Темасы: "Балигъ булмаганнарның үзен-үзен тотышы аддикциясен, шул исәптән интернеттан бәйлелеген  төзәтү һәм кисәтү заманча технологияләре". 
Чарада Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы карамагындагы гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәләре психологлары һәм белгечләре катнашачак. 
Семинарда шулай ук балигъ булмаганнарның начар гадәтләре төрләрен, интернетка бәйлелекне кисәтү һәм ачыклауның диагностика юлларын табу һ.б. темаларга фикер алышу булачак. 
Чара иртәнге сәгать 10 да башлана.  
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International