Иң күп эштән китүчеләр – эшкәртүче җитештерү тармагыннан

2014 елның 24 сентябре, чәршәмбе

ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы күзәтүенә караганда, 17 нчы сентябрьдән алып 23 нче сентябрьгә чаклы булган хисап атнасында эшсез дип танылганнар арасыннан 129 кеше мәгариф өлкәсенә караган эшеннән азат ителгән. Моңа охшаш хәл икътисадый эшчәнлекнең башка төрләрендә дә очрый. Мисал өчен, эшкәртүче җитештерү тармагында 88 кеше эшсез дип билгеләнгән.

Башка тармакларга мөнәсәбәттә караганда эшеннән азат ителгәннәр саны болайрак бүленә: күмәртәләп һәм берәмләп сәүдә итү тармагы – 84, транспорт һәм элемтә – 29, социаль-коммуналь шәхси хезмәтләр күрсәтү – 29, төзелеш – 29, сәламәтлек саклау – 28, икътисад эшчәнлеге – 27, күчемсез мөлкәт белән операцияләр – 23, дәүләт идарәсе – 20, авыл хуҗалыгы, аучылык, урман хуҗалыгы – 18, кунакханә һәм ресторан бизнесы – 11, файдалы казылмалар табу – 9, электроэнергия, газ, су  җитештерү һәм тарату – 4. Балыкчылык тармагында исә бер генә эштән китү очрагы да теркәлмәгән.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International