"Уңыш һәм куркынычсызлык" дигән хезмәтне саклау һәм хезмәт шартлары өлкәсендә иң яхшы эш оештыруга гомумрусия конкурсы игълан ителде

2014 елның 24 сентябре, чәршәмбе
Россия Федерациясе Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы "Уңыш һәм куркынычсызлык" дигән хезмәтне саклау һәм хезмәт шартлары өлкәсендә иң яхшы эш оештыруга гомумрусия конкурсы игълан итте. Конкурсның максаты хезмәтне саклау өлкәсендә эшне пропагандалау, хезмәтне саклау белән дәүләт идарәсе системасының нәтиҗәлелеген арттыру, эш урыннарында куркынычсыз хезмәт шартларын тәэмин итү мәсьәләләренә игътибарны арттырудан гыйбарәт. 
Конкурста төрле хокукый һәм икътисади формадагы оешмалар, берләшмәләр, җирле үзидарә органнары, хезмәтне саклау өлкәсендәге башкарма хакимият органнары катнаша ала. 
Конкурс нәтиҗәләре буенча хезмәтне саклау өлкәсендә эш оештырган юридик затларның 5 номинация буенча  гомумрусия рейтингы булдырылачак. Шулай ук хезмтне саклау белән дәүләт идарәсен башкаручы, хезмәтне саклау өлкәсендә законнарны саклауны контрольләүче Россия Федерациясе субъектларының да рейтингы төзеләчәк. 
Конкурста катнашу бушлай. Конкурсны оештыру, техник, фәнни, методик һәм аналитик яктан тәэмин итү "ЭТАЛОН" Ассоциациясенә йөкләнгән. 
Белешмәләр өчен телефон: 8(495)411-09-98; e-mail: kot@aetalon.ru.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International