Балигъ булмаганнар өчен учреждениеләр белгечләре гамәли семинарда катнашачаклар

2014 елның 24 сентябре, чәршәмбе
26 нчы сентябрь көнне Алабуганың "Яңа йорт" балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында "Балалар һәм яшүсмерләрдә Татарстанда яшәүче халыкларның мәдәнияте, гореф-гадәтләренә карата хөрмәт тәрбияләү буенча нәтиҗәле практикалар"  дигән республикакүләм семинар уздырыла. 
Семинар барышында катнашучылар үсеп килүче буынга тәрбия бирүдә мәдәни-ял учреждениеләрен куллану, приют яшүсмерләрен республикада яшәүче халыкларның мәдәниятенә җәлеп итүнең социаль-актив формаларын куллану  кебек сорауларга җаваплар эзләячәк. 
Семинар барышында шулай ук  Татарстанда яшәүче халыкларның мәдәнияте, гореф-гадәтләренә карата хөрмәт тәрбияләүгә юнәлдерелгән проектлар республика конкурсыны да йомгак ясалачак. 
Чара ахырында семинарда катнашучыларны "Яңа йорт" приюты, шулай ук Алабуга шәһәренең истәлекле һәм тарихи урыннары буйлап кызыклы экскурсия көтә. 
Чара Алабуга шәһәре, Нефтьчеләр проспекты, 24 нче йорт адресы буенча урнашкан Алабуга Мәдәният йортында узачак. Башлана иртәнге сәгать 10 да. 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International