Буада "Яхшылык дөньяны коткарыр" дигән акция старт алган

2014 елның 24 сентябре, чәршәмбе
Халыкара өлкәннәр көне кысаларында Буаның "Гармония" халыкка социаль хезмәт күрсәтү  комплекслы үзәгендә "Яхшылык дөньяны коткарыр" дигән  акция старт алган. Социаль белем Академиясе волонтерлары һәм студентлары шушы көннәрдә өйгә килеп социаль хезмәт күрсәтү блекчәсендә исәптә торучы өлкән ялгыз  гражданнарның өй яны участокларын җыштырырга ярдәм иткәннәр. 
Бу акция өлкән яшьтәге кешеләрнең проблемаларына җәмгыять игътибарын юнәлтү һәм  аларның тормыш сыйфатын яхшыртуга юнәлдерелгән. 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International