Республиканың "Гаилә" үзәге белгечләре "Бергә балалар хакына" дигән күргәзмә-форумда катнашканнар

2014 елның 23 сентябре, сишәмбе
Шушы көннәрдә Уфа шәһәрендә  "Бергә балалар хакына" дигән күргәзмә-форум булып узган. Аны авыр тормыш хәлендә балаларны яклау фонды оештырган. Россия Федерациясенең 62 субъектыннан 500ләп делегат балаларны яклау өлкәсендә мәсьәләләр турында фикер алышканнар. 
Күргәзмә кысаларында  Республиканың "Гаилә" гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм мәгълүмати-методик үзәге   белгечләре тарафыннан "Татарстан Республикасында социаль куркыныч хәлдә булган гаиләләр һәм балигъ булмаганнарны  исәпкә алу һәм мониторинглау" дигән мәгълүмати система тәкъдим ителгән. 
Билгеләп үтик, бу форум инде бишенче елын балалары булган гаиләләрне,  шулай ук авыр тормыш хәлендә булган балаларны социаль яклау белән бәйле нәтиҗәле практикалар турында сөйләшү өчен федераль диалог мәйданы блып тора. 
Форум кысаларында Татарстан Республикасы вәкилләре  "Нәтиҗәле социаль мәгълүмати технологияләр" категориясендә лидерлык яулап, һөнәри танылу дипломына  ия булганнар. 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International